Бу бәйгедә күркәм Шәрәфиевлар, Фатыйховлар, Газыймовлар, Нәкыйповлар династияләре катнашты. Нәкыйповлар нәселе -Укытучы. Бу сүздә күпме хөрмәт, күпме җылылык, күпме ихтирам. Укытучылар нәселенең гомуми педагогик стажы - 520 ел. 4 буыннан торган династиядә 21 педагог. Тәҗрибәләре буыннан-буынга күчә торган әлеге нәселнең биографиясе бер җөмләгә сыя “гомер буе мәктәптә”. Алар үзләренең эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар. Шәрәфиевлар нәселе – Түнтәр авылында үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре белән күпләрне сокландырган, яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, туганлык җепләрен өзмичә саклаучы нәсел. Әлеге нәселдә туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Газыймовлар нәселе тырыш һәм бердәм нәсел дип әйтү бик урынлы булыр иде. Алар сабырлар, эшкә батырлар. Хезмәткә зур җаваплылык белән караган, үз һәнәрләренең осталары булган, эшчән, кешегә ихтирамлы булулары белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган Газыймовлар нәселе дә бүгенге бәйрәмебезнең кунаклары. Фатыйховлар нәселенә укымышлылык, зыялылык, кешелеклелек сыйфатлары бик борынгыдан салынган. Алар җыр-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк - Фатыйховлар нәселе. Илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар гаилә традицияләрен саклап, туган нигезгә баш иеп, дус һәм бердәм яшәүче нәсел. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак.