Менə инде 55 ел Захаровлар гаилəсе Федор улы Александр һəм Павел кызы Екатерина кулны кулга тотышып гомер юлы сукмагыннан бергə атлыйлар. 1961елның 4 февралендə алар үз гаилəлəрен коралар. 55 ел бергə яшəү дəверендə бу бəхетле парлар хɵрмəткə лаек һəм яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп, үзләренең мәхәббәтләренə бүгенгəчə тугры булыт калалар.
55 ел бергә гомер иткән Захаровлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.