1 нче гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр шәһәрдә 1728 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1269 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 323 – 1нче бала тудыру йортында, 238 – ДРКБда.
Искә төшерик, 2010 нчы елдан алып казанлылар бала тудыру йортларында ук туу турында таныклык ала алар. Туу турындагы документны рәсмиләштерер өчен түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш: ата-ананың паспортлары, язылышу турында таныклык һәм медицина туу белешмәсе.