Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә чираттагы «Гаилә гыйлеме» электив дәресе узды

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

2016 елның 1 нче февральдә никахлашу Сараеның төп залда кышкы каникуллардан соң  һәм Татарстан кадетлар корпусының Идел Буе федераль округы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге һәм 29 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары  өчен «Гаилә гыйлеме» электив курс кысаларында беренче дәрес узды.

2 нче мәктәпнең педагог-психологы, Гүзәл Башарова балаларга тарихи үсеш этаплары, тормыш циклы һәм гаилә рухи кыйммәтләре турында сөйләде. Уен һәм имитацион модельләштерү ысулларын кулланып, педагог идеаль гаилә формалаштыру һәм ана-бала мөнәсәбәтләре үстерүен күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез,  «Гаилә гыйлеме» проекты – ГХАТ Идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районы Мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләгән уртак проектлары. Әлеге программа кысаларында балаларда гайлә төшенчәсен ныгытуга, гореф-гадәтәрне саклауга юнәлтелгән, Түбән Каманың урта һәм югары сыйныф укучыларына, студентларга, техникумда беренче курста укучыларга кызыклы дәресләр үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International