Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

29 гыйнварь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Ямбулат авыл җирлегендә  Мельниковлар  гаиләсе  Иван улы  Александр  һәм  Семен  кызы Марияне  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар. Бу парлар 55 ел бергə кулга кул тотынышып , гаилə учагын  кадерлəп саклап, бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп яши бирəлəр.Алар  ɵч бала  үстереп,аларга   югары белем бирəлəр. Хəзерге көндə бу  зур,тату  гаилə  бер- берсенə ярдəм итеп матур гына яши. Бу гаилə юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп, бер-берсенə тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар. Балаларына, оныкларына,оныкчыкларына  дөрес тәрбия биреп аларны башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

55 ел  бергә гомер иткән Мельниковлар  гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель  Әхмəтҗанов  җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары,якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International