Нәкъ 1 февраль көнне районда яшәүче дүрт ветераныбыз үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны өйләрендә котларга, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшыру өчен район Советының аппарат җитәкчесе Эмиль Салют улы Ахметов килде.
Иң беренче булып Матак авылында гомер кичерүче Ольга Ивановна Шингареваны котладылар. Сугышның ачысын үз җилкәсендә күпләп күргән ул, кияүгә чыгып та үги баларынын гына үстергән, бүген үзе алар тәрбиясендә.
Шланга авылында яшәүче Фәтих Мөхәмәтҗанов һәм Иске Кәкерле авылыннан Нәбиулла Хәйретдиновлар япон сугышында катнашкан ветераннар. Ачлыкны да, салкынын да күргән солдатлар сугыштан соң берничә елдан соң гына туган якларына кайта алалар. Бүген алар балалары тәрбиясендә.
Дүртенче юбиляр Елизавета Родионова Иске Элмәле авылында гомер кичергән, ире үлеп ялгызы гына калгач балалары янына Яңа Чүпрәле авылына күчеп килгән.
Әйе, юбилярларның үткән тормыш юллары гыйбрәтле һәм катлаулы. Әмма шулай булуга карамастан да алар бүген дә нык рухлылар, тормышны яраталар.