Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына 95 яшь

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына 2016 нчы елның 1 нче февралендә 95 яшь тулды. Нуриәсма апа үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган. Тормыш иптәше белән 11 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә 9 оныгы, 10 оныкчыгы шатлыклары белән яши.

Аны олы юбилее белән котлап, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм  кыйммәтле бүләк тапшырды. Үзебезнең матур теләкләребезне җиткереп, ветеранга тән сихәтлеге, хәерле картлык телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International