Мөслим авылында 90 яшьлек юбилей

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

2016 елның 1нче февралендә Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Исламова Миңнесәхия Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миңнесәхия ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International