ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2016 ел
якшәмбе

Конкурста җиде абыстай катнашты. Жюри әгъзалары катнашучыларның халык алдында оста сөйләү сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде.  Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләрен өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык алыштыргысыз кеше булган.

   Яр Чаллының яшь гаиләләргә ярдәм итү үзәгендә фестивальләр урнаштыру гадәткә керде. Алдагысы “Орион” яшьләр үзәгендә 23-нче апрельдә үтәчәк. Монда 6 сәгатькә иң яхшы шәһәр һәм республика белгечләре җыелачак.

Икесе дә лаеклы тормыш юлын үткән кешеләр. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Ә Екатерина Петровна башта терлекчелектә эшләгән, аннары шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район сельхозтехникасыннан чыккан. Аларга сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алганнар.


26
март, 2016 ел
шимбә

залында Ахметзяновлар гайләсенең бергә тормыш итүләренең «рубин» туй юбилее узды. 40 ел элек алар никахларын шәхси имзалары белән теркәде.

Сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт хөрмәтенә, Рафгат Мухтарович тормыш иптәшенә Гульүся Назиповнага рубин ташлы алтын балдак бүләген тапшырды.

2016 нче елның 26 март көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында гаиләләренең алтын, рубин туйларын уздыручы Фәрит һәм Роза Шакирҗановлар, Рафаэль һәм Халидә Сәмигуллиннар, Харис һәм Лимара Мөхәмәдиевлар, Сәүбән һәм Венера Хәмидуллиннар гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк.

Туй көне гомердә иң мөһим, истәлекле һәм бәхетле көннәренең берсе. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2016 ел башыннан бирле 203 яңа гаилә туды, иң олы кияүгә 65, ә иң олы каләшкә 61 яшь булды.

26 мартта Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә 8 сыйныф укучылары килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды.


25
март, 2016 ел
җомга

       “Камаз” мәдәният сараенда күп балалы һәм әз җитешле гаилә балаларына китап җыю акциясе башланды.

       ГХАТ идарәсе белгечләре дә бу чарага ваемсыз калмадылар һәм китап җыя башладылар.

 Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаров аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та ветеранга рәхмәтен белдерде. 

Өлкән яшьтә булуына, сугыш юлларын үтүенә карамастан, Николай Алексеевич үзен яхшы хис итә, хәтере яхшы. Сугышта күргәннәре турында гаиләсенә һәм килгән кунакларга озаклап сөйләп утырды ул.

Статистика күрсәткәнчә ике якның татулашуы аркасында соңгы өч ел буена, аерылышучылар саны кимегән. Мәсәлән, ГХАТ бүлегендә 2015 елның март аена 35- аерылышу буенча акт теркәлгән булса, инде 2016 елның март аена 23- акт теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International