Туй көне гомердә иң мөһим, истәлекле һәм бәхетле көннәренең берсе. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2016 ел башыннан бирле 203 яңа гаилә туды, иң олы кияүгә 65, ә иң олы каләшкә 61 яшь булды.
Туйның төп өлеше язылышудан тора. Нәрсәдән башларга соң? Кайда һәм ничек никахлашу тантанасы үткәрелә? Нинди документлар ГХАТ идарәсенә тапшырырга? Интернет аша ничек гаризаны җибәрергә була? Бу сорауларга җавапларны без гариза бирергә дип килүче парларга ташырыла торган белешмәлеккә тупларга булдык.