Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Спас районы Никольский авлынан Александра Сорокина һәм Болгар шәһәреннән Екатерина Хилкова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр

2016 елның 27 марты, якшәмбе

Икесе дә лаеклы тормыш юлын үткән кешеләр. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Ә Екатерина Петровна башта терлекчелектә эшләгән, аннары шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район сельхозтехникасыннан чыккан. Аларга сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алганнар.

Бу гомер бәйрәме белән ветераннарны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International