Мамадыш районында аерылышучыларның санын киметү буенча профилактик эш алып барыла

2016 елның 25 марты, җомга

Статистика күрсәткәнчә ике якның татулашуы аркасында соңгы өч ел буена, аерылышучылар саны кимегән. Мәсәлән, ГХАТ бүлегендә 2015 елның март аена 35- аерылышу буенча акт теркәлгән булса, инде 2016 елның март аена 23- акт теркәлгән.

    Гариза кабул иткәндә, аерылышырга теләгән парлар белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, судьялар  әңгәмә коралар, аерылышуларының сәбәпләрен ачыклыйлар. Кайбер очракларда әңгәмә барышында гаиләнең таралшуы юк-бар сәбәпләр аркасында икәнлеге күреп, ул сәбәпләрне юкка чыгарып гаиләне саклап калуы мөмкинлеге туа. Шулай ук Мамадыш районында предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре белән аерылышу буенча профилактик эш алып баручы махсус эш төркеме очрашулар уздырыа.

Эш төркеме ислам һәм православие дин әһелләре, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һ.б., тора. Алар гаиләләрнең аерылышулары һәм ничек аларны саклап калу, балалары белән элемтәне югалтуны җиткермәү, уз-узенә кул салу буенча һәм бу проблемаларны чишү юллары турында профилактик әңгәмәләр алып баралар.

   Бүгенге көндә  аерылышучылар саны 48 процентка кимегән.

Алга таба да гаилщлщр күбрәк сакланыр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International