2016 елның 29 мартында Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата-аналары, әби-бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага- паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.
Нурлатта аэропорт территориясендә чаңгыда шуу сезонын тәмамладылар. Нурлат районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина шул чарада Беловларлар гаиләсенә Грамота тапшырды. Иван Данилович һәм Зинаида Петровна 39 ел бергә яшиләр, алар 3 бала үстереп, 4 оныкларын да тәрбияләргә булышалар. Бу гаиләдә барысы да спортсменнар. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, Беловлар призлы урыннар яулыйлар.
Питрәч районы Уланово авылында яшәүче Мария Федоровна Саферованы 90 яшьлек юбилее белән районның башлыгы Эдуард Дияров һәм Питрәч авыл җирлеге җитәкчесе котлады.
Биектау муниципаль районының Алат мәктәбендә гаилә конкурсы узды. Бәйгедә 9 гаилә: Изюмовлар, Әхмәтовлар, Хәмитовлар, Чирковлар, Хәировлар, Гаделшиннар, Хәсәновлар, Крец һәм Полевойлар катнашты. Алар үз гаиләләрен эчтәлекле итеп тәкъдим иттеләр, төрле җыр-биюләр күрсәттеләр, мастер-класслар үткәрделәр. Жюри һәр гаиләгә объектив бәя бирде һәм 5 кыз тәрбияләп үстерүче Хәсәновлар гаиләсе Алат авылының “2016 ел гаиләсе” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Нияз белән Айгөл Зәкиевлар гаиләсен никахлашу көне белән шәхси тәбрикләде. Бу яшьләр, Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендәге актлар китабында быел илленче пар булып теркәлделәр. Хакимият һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре исемендән аларга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Җирле телевидение һәм радио өчен бирелгән интервьюсында яшьләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә үз туган Азнакай җирендә яшәргә һәм хезмәт итәргә дип сүз бирделәр.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галаутдинова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина котладылар. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Кунаклар тыл хезмәтчәненә җан тынычлыгы, имин көннәр һәм сәламәтлек теләде.
Рәйсә Яруллина авыр тормыш юлы үтүенә дә карамастан, бүгенге көнгә кадәр күңел көрлеген һәм тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да хезмәт йөген тартып яшәгән. Бүген ул үткәнен хөрмәт белән искә алып, хәзерге көненә шөкер итеп гомер кичерә.
Татарстан Республикасы порталында яңа өйләнешүчеләргә алдан никахны теркәү вакытын һәм датасын билгеләргә яки электрон гариза бирү мөмкинлеге ачылды. Бу бик уңайлы, чөнки гариза язар өчен ЗАГС бүлегенә килеп торырга кирәкми, никахны теркәү көнендә генә килергә кирәк.
Тәтеш муниципаль районында бу ярдәмне активлаштыру өчен шактый күп эшләр эшләнә, мәсәлән,ЗАГС бүлегендә әлеге ярдәм турында стендлар төзелгән, район сайтында, район газетасында һәм социаль челтәрләрдә белдерүләр урнаштырылган.
2016- нче елның 28-нче мартында Яр Чаллы шәһәрендә “Единая Россия” әгъзалары җыенлышы булды.ГХАТ идарәсе белгечләредә бу чарада катнаштылар. Монда алда торугы сайлау сорауларың һәм 5 февральдә Мәскәү шәһәрендә узган партиянең V съезд нәтиҗәләрен чыгардылар.
27 март көнне Ташлы Кавал авылында Гәйнетдинова Шәрәфелбанат Камалетдин кызына 100 яшь тулды. Шушы олуг юбилее белән аны районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйбуллин котладылар.
2016 елның 27 мартында Яр Чаллы шәһәрендә тагын бер Бриллиант кыз озату кичәсе узды. Бу чара “Роял стрит” ресторанында үткәрелде. Кече күңелле атмосферада бәйгечеләр якынырак жюри белән таныштылар.