Нурлатта аэропорт территориясендә чаңгыда шуу сезонын тәмамладылар. Нурлат районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина шул чарада Беловларлар гаиләсенә Грамота тапшырды. Иван Данилович һәм Зинаида Петровна 39 ел бергә яшиләр, алар 3 бала үстереп, 4 оныкларын да тәрбияләргә булышалар. Бу гаиләдә барысы да спортсменнар. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, Беловлар призлы урыннар яулыйлар.