Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Нияз белән Айгөл Зәкиевлар гаиләсен никахлашу көне белән шәхси тәбрикләде. Бу яшьләр, Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендәге актлар китабында быел илленче пар булып теркәлделәр. Хакимият һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре исемендән аларга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Җирле телевидение һәм радио өчен бирелгән интервьюсында яшьләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә үз туган Азнакай җирендә яшәргә һәм хезмәт итәргә дип сүз бирделәр.