Нурлат районында юбилярны котладылар

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Юбилярны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галаутдинова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина  котладылар. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.   Кунаклар тыл хезмәтчәненә җан тынычлыгы, имин көннәр һәм сәламәтлек теләде.
 
Рәйсә Яруллина  авыр тормыш юлы үтүенә дә карамастан, бүгенге көнгә кадәр күңел көрлеген һәм тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да хезмәт йөген тартып яшәгән. Бүген ул үткәнен хөрмәт белән искә алып, хәзерге көненә шөкер итеп гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International