Ул Бөгелмәдә туып үскән, кызы янына күчеп 10 ел инде Лениногорскида яши. Ул гомере буе тырышып хезмәт иткән, хәзер балалары һәм оныклары кайгыртуында яши. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, бүләк һәм В.Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Дәресләрдә тиздән гаилә булдырырга планлаштыручы яшь парлар катнашты.
КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Виктор кызы гаиләдә конфликтларны җиңү һәм уңайлы мөнәсәбәтләр булдыру серләрен ачты. Ул яшьләргә никахта озак һәм бәхетле гомер теләде.
Лаеш муниципаль районы Егорьево җирлегенә караган Кызыл – Ил авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гиззатуллина Рәйсә Исрафил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне аңа озын гомер, саулык-сәләмәтлек теләп РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы hәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән чәчшк букеты, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Яшьләр өчен паспорт алу бер яктан мәртәбә, горурулык булса, икенче яктан зур җаваплылык,күпмедер бурычлар да өсти. Иң мөһиме шуларның - Ватаныбызга хезмәт итү, аны ныгыту, үстерү һәм киләчәге турында кайгырту.Шуңа күрә дә бүгенге яшь буынга тормышта бар нәрсәгәдә ирешүләрен телибез - мәктәптә алган белемнәре киләчәктә үзләре теләгән кызыклы һөнәр сайларга, алган белемнәрен файдалана алырлык өлкәдә эшләргә, дөрес хезмәт юлы сайларга булышсын иде дигән теләктә калабыз.
Яшь Геннадий белән Анна 1964 елда Казан-Ульяновск-Куйбышев-Казан маршруты буенча баручы туристлык теплоходында танышалар.
Анна һәм Геннадий 1965 елның 30 декабрендә Казан шәһәренең Киров муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахларын теркиләр. Һәм менә инде 50 ел Шургиннар тормыш юлы буйлап бергә атлыйлар!
27 март көнне ГХАТ бүлегендә Беренче Шәһәр Туй Фестивале узды. Бөгелмәдә әле мондый вакыйганың булганы юк иде!
Тапшыру тантанасы Россия Федерациясенең конституция көненә бәйле. Бу чарага бүген укудагы, җәмәгать эшләрендә, спортта уңышларга ирешкән 28 Лениногорск мәктәп укучысы чакырылды. Очрашуда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе башлыгы Лилия Юнысова. Иң төп документ балалар шәһәр мэры кулыннан алдылар. Барлык кунаклар да котлауларга кушылды, һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
2016 елның март аенда Яшел Үзән районы Олы Ключи авылында яшэуче Сергеев Геннадий Дмитрий улы һәм Валентина Федор кызы тормышы н билгеләп үттеләр. Бәхетле 55 ел тату гомер яшәп, очраган барлык тормыштагы авырлыклар һәм сынаулар һәм авырлыклар бергә жиңгәннәр.
Сарман районы Сарайлы авылында гомер итүче Нуримөхәмәтова Минебикә Галиәхмәт кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл һәм хезмәт ветераны бер кыз тәрбияләп үстергән, бүген 5 онык, 7 оныкчыгынын шатлыклары белән яши. Минебикә апа сугыш елларында Яшел Үзән заводында, аннан соң Казахстанның Күмертау шәһәрендә шахтада эшләгән.
Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 ел башыннан бирле 40 яңа гаилә туды, узган елның мәгълүматләре буенча 7 парга күбрәк булып чыга. Язылышу сараенда урнашкан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең символы булып торган Зур кызыл йөрәгебездә яшь парларның бер-бер артлы үзләренең исемнәре белән беркетелгән яфраклар белән тула, ә инде узган ел парларның йөрәктәге теләкләр белән беркетелгән чәчәкләр үз иясен табып баралар.