Яшь Геннадий белән Анна 1964 елда Казан-Ульяновск-Куйбышев-Казан маршруты буенча баручы туристлык теплоходында танышалар.
Анна һәм Геннадий 1965 елның 30 декабрендә Казан шәһәренең Киров муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахларын теркиләр. Һәм менә инде 50 ел Шургиннар тормыш юлы буйлап бергә атлыйлар!
Геннадий Константинович белән Анна Васильевна гайләсендә ике кыз – Елена һәм Юлия. Хәзер юбилярларның өч оныклары бар, аларның икесе инде үз гаиләләрен булдырган.
Безнең алтын юбилярлар бергә ярты гасыр тату гомер иткәннәр. Алар үзара мәхәббәт һәм тугрылык саклап лаеклы балалар үстергәннәр.
Чын йөрәктән юбилярларны алтын юбилейлары белән котлыйбыз! Аларның тормышларының һәр көне бу бәйрәм кебек якты булсын! Ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп, бик күп бәхетле еллар телибез!