2016 елның башыннан алып, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе «Түбән Каманың 50 еллыгына 50-меңенче пар» дигән шәһәр проектын җибәрде.
Проектның максаты туган шәһәргә мәхәббәт хисләрен формалаштыру, гаилә институтына һәм традицион гаилә кыйммәтләренә иҗтимагый игътибарны җәлеп итү, ГХАТ органнарында никахны рәсми теркәү мөһимлеген билгеләү.
Тукай районы Таулы Дөреш авылында яшәүче Сәлимулла һәм Гөлфирә Бакировларның бер-берсенә терәк булып гомер кичерүләренә 55 ел тулды. Бакировлар гаиләсенә истәлекле бүләк һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар. Сәлимулла абый белән Гөлфирә апаның мәхәббәтләре вакыт белән дә, язмыш авырлыклары, көнкүреш мәшәкатьләре белән дә сыналган. Нинди генә кыенлыклар белән очрашырга туры килмәсен, ярты гасыр эчендә мөнәсәбәтләрен шундый ук назлы, ялкынлы, күңелне дулкынландыра торган итеп саклап кала белгәннәр.
2016 нче елның 31 нче мартында Баулы районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарлары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 2016 нче елның 1 кварталына йомгак ясалды, алга яңа бурычлар куелды.
31 март көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Нәфисә апа Закирова гомеренең туксанынчы язын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбиляр бүген үзенең узган гомер юлларын шигырь юлларына салып яши. Нәфисә апаны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
30 март көнне районның ЗАГС бүлегендә Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәчесенең урынбары Елена Полякова катнашында җиде гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Шушы тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җалалов, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Рафик Җалалов, шушы фондның Чүпрәледәге бүлекчә җитәкчесе Илмир Измайлов катнаштылар.
2016 елның 30 март көнендә “Күрәм, ишетәм, сөйлим” дигән республика проекты кысаларында безнең муниципаль районда “Түгәрәк өстәл” Лениногорск шәһәрендә никахлашу Сараенда үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Риваль Сытдиков һәм башка җитәкчеләр, студентлар катнашты. Утырыш вакытында студентлар һәм төрле структура вәкилләре арасында тыгыз аралашу булды, видеоматериал карап, аның турында фикер дә алыштылар.
2016 елның 30 нчы мартында Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 2 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Данил Шайхисламов – Тимур һәм Татьяна Шайхисламовлар гаиләсендә туган беренче бала.
Бу юнәлештә спорт ярышлары да мөһим урын алып тора. Күптән түгел “Хыял” яшьләр узәгендә узган “Әти,әни һәм мин-спорт гаиләсе!” дигән гаилә фестивале моңа ачык мисал булып тора. Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан оештырылган бу ярышта Пыжмара җирлегеннән Шәфигуллинар, Чепьядан Гыйльметдиновлар, Югары Субашта Вафиннар һәм Кунырдан Шәйхетдиновлар катнашты.
Язгы каникул көннәрендә Иске Чүпрәле авылында яшәүче биш яшь гражданга аларның беренче паспортлары районыбызның музеенда тапшырылды. Музейның өлкән хезмәткәре Нәфисә Усманова балаларны шушы матур вакыйга белән котлап, паспортларның формалары үзгәрү тарихы белән таныштырды, мисал итеп, музейда сакланган бөек якташыбыз Шәрәф Мөдәрриснең паспортын күрсәтте.
Гаилә юбилее – тормышта иң зур вакыйгаларның берсе! Мөһим этап, гаилә елъязмасында онытылмаслык вагыйга. Һәм мондый әһәмиятле вакыйга Яшел Үзән районы Норлат авылы Салихов Вилис Габдулла улының, Римма Абдрахман кызының гаиләсендә булды.