Язгы каникул көннәрендә Иске Чүпрәле авылында яшәүче биш яшь гражданга аларның беренче паспортлары районыбызның музеенда тапшырылды. Музейның өлкән хезмәткәре Нәфисә Усманова балаларны шушы матур вакыйга белән котлап, паспортларның формалары үзгәрү тарихы белән таныштырды, мисал итеп, музейда сакланган бөек якташыбыз Шәрәф Мөдәрриснең паспортын күрсәтте.
Өлкән буын вәкилләре исеменнән шушы бәхетле яшьләрне районыбызның ветераннар Советы җитәкчесе Роберт Закиров котлап, Маяковскийның паспорт турындагы шигыреннән юллар да китерде. Бөтендөнья татар Конгрессының урыннардагы бүлекчә җитәкчесе Иршат Закиров аларга үзенең юлламаларын җиткерде: үзебезнең тарихны онытмыйча кылган гамәлләребез белән тулыландырырга гына.
Озак шушы өлкәдә хезмәт иткән ветеран Венера Алимова яшьләрне шушы вакыйга белән коплап, уңышлар теләде, электә авыл җирендә паспорт бирелүнең тәртипләре турында сөйләп узды.
Бу көн яшьләр куңелендә тирән эз калдыргандыр дип ышанып калабыз.