2016 нче елның 1 нче апрелендә Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе ветераны Кәшәфетдинов Рәхимҗан Гайнетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәхимҗан аганың тормыш яратуына, оптимист булуына сокланырлык. Юбилярны котларга район һәм бистә җитәкчелеге, туганнары җыелды. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.
Баулы районы яңа өйләнешүчеләре алдан никахны теркәү вакытын һәм датасын билгеләү мөмкинлеге барын яхшы беләләр һәм теләп кулланалар. Гади электрон имза белән электрон гариза бирү мөмкинлеге ачылуы яшьләр өчен тагын да уңайлырак, чөнки гариза язар өчен ЗАГС бүлегенә килеп торырга кирәкми. Бу хезмәтне активлаштыру өчен Баулы ЗАГС бүлегендә әлеге ярдәм турында стендлар төзелде, район сайтында һәм социаль челтәрләр дә белдерүләр урнаштырылды.
Ике һәм аннан артык балалары туган гаиләләргә ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы да ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, культура идарәсе эшчәннәре белән зур әзерлек белән үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расых Шәкүров, РФ Татарстан бүлегенең Азнакай районы һәм шәһәре пенсия идарәсе начальнигы Ваһапова Ләйсән катнашындагы бу тантанада 7 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Көлке көне — ул бөтен дөньяда 1 апрель көнне билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм гади танышларны шаярту кабул ителгән. Тик Мөслим районының яшь парлары Илнур һәм Зөлфия Насыровларның никахлашу тантанасы 1 апрель көнне булуына да карамастан, аларның ниятләре җитди иде. Һәм алар ризалыкларын белдергәндә бөтенләй шаяртмадылар. ГХАТ бүлеге белгече яшьләрне гаилә корулары белән ихлас котлады һәм аларга күңелле һәм бәхетле гаилә тормышы теләде!
2016 елның 1 апрелендә Еремеева Анастасия Федоровнага 90 яшь тулды. Анастасия Федоровнаны Мамадыш район башлыгы Иванов А.П. исеменнән котлау хатын һәм бүләген Албай авыл җирлеге башлыгы Крешков И. П тапшырды.
2016 елның 31нче мартында Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 2016 баланы теркәделәр. Бу сабый – Эвелина Хаматшина – Нияз һәм Лиана Хаматшиннар гаиләсендә туган икенче бала.
2016 елның 31 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә туган нәниләрне тантаналы рәвештә котлау чарасы үткәрелде. ГХАТ идарәсенең баш белгече Ольга Артемьева яңа туган сабыйларнын исемнәре нинди мәгънәгә ия булулары турында сөйләде, әти-әниләргә туу турында таныклыклар һәм чараның спонсорларыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе махсус рубрика әзерләде, анда Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең иң якты һәм күренекле тарихи мизгелләре яктыртылачак.
Соңгы елларда күп балалы гаиләләр саны арта баруы бик куандыра. Менә Мөслим районының Михайловка авылында яшәүче бер гаиләдә дә җиденче бала дөньяга килде. Сабыйга әти-әнисе Радмир дип исем кушты. ГХАТ бүлеге әлеге гаиләне уллары туу белән ихлас котлый һәм сабыйларының исән-сау үсүсен теләп кала!
Бу көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы булды.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге бу делегация район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда булганнан соң дүрт төркемгә бүленеп: балалар сәнгать мәктәбендә, «Акчарлак» социаль приютында, район үзәкләштерелгән китапханәсендә һәм «Дельфин» спорт комплексында «Түгәрәк өстәл» артында күп төрле социаль темага эшлекле сөйләшүләр алып бардылар.