ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

Анастасия Кузьмина бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылый. Бүгенге көндә Анастасия әби Апаста балалары тәрбиясендә яши. Тормышына бик канәгать. Апас район башлыгы урынбасары Марат Ганиев юбилярны күркәм бәйрәме белән кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Табар-Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин да изге теләкләрен җиткерде.

Дарья Макаровна Азметованы 95 яшь тулу уңаеннан Алабуга башкарма комитеты район башлыгы исеменнән Л.Рыбакова котлады. Дарья Макаровна гомере буе бухгалтер булып эшләгән. Бүген дә туган-тумачалары белән бик матур итеп яши.

Бу көннәрдә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре үтәчәк. Һәр оешмага нинди дә булса территория бүленеп биреләчәк. Инде традиция буенча, бу вакытта, шәһәрдә агачлар һәм чәчәкләр утыртылачак.

2 апрельдә инде беренче өмә үтте. Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу өмәгә зур өлеш керттеләр-ЗАГС территориясенә кергән җирне алар чүптән арындырдылар.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә  балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра. «Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар, март аенда - 39 пар.

2016 нчы елның  1 нче аперль “Көлке көнендә” Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды. Һәм бу шаяру түгел! Залда утыручы бәхетле 12 гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларга гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәргә теләде.

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 97 туу турында акт теркәлде, шуларның 60 – малайлар, 37 – кызлар. 28 бала гаиләдә беренче булып, 39 – икенче, 22- өченче, 8- дүртенче  булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Хәсән һәм Хөсәен исемле игез балалар туды.

2015 елның I кварталы белән чагыштырганда туу саны 28–гә артык.

Яңа туган балаларны тантаналы рәвештә бала тудыру йортында ук теркәп, ата-аналарга бәйрәм ясап, туу турында таныклыкны ЗАГС бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана тапшырды.

    2016 елның 01 апрелендә  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 555 яшь пар, Латыпов Ильназ белән Ганиева Раиля никахлаштылар. 

    Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!

     Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2016 нчы елның март аен яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. Аеруча туу актларының күп булуы сөендерә. 

  Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2016 елның март аенда 41 яңа туган бала теркәлде.

Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә белгечләр, гадәттәгечә, квартал йомгаклары ясады. Быелның 1 кварталында 288 бала туу, 209 үлем, 94 өйләнешү, 95 аерылышу теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International