79 гаилә пары «Гаиләне саклыйк» программасы буенча гаиләләрен саклап калдылар

2016 елның 1 апреле, җомга

Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә  балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра. «Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар, март аенда - 39 пар. Конфликттан чыгунын бердәнбер юлы – аерылышу дигән карарга килгән 56 пар аерылышудан баш тарттылар, 23 пар гаризаларын кире алдылар.

Безгэ медиациягэ Казан парлары гына тугел, районнардан да парлар мөрәжәгать итәләр.       

Әгәр сезнен гаиләгез таркалу алдында торса - ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог-медиатор белән индивидуаль очрашуга чакырабыз. Очрашуга язылу өчен телефон: 2229083, 2683877.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International