2016 елның 5 апрель аенда унике яшь гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Тантаналы очрашуда банк эшчеләре, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Һәм пенсия җитәкчеләре катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ханаев Әхмәтгалим Гали улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Япония һәм Германия гаскәрләрен тармар итүдә катнашкан ветеран батырлыгы өчен күп төрле медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң күп еллар ПАТП оешмасында машина йөртүче булып әшләп лаеклы ялга чыккан. Юбилярның хезмәт стажы 46 ел.
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Әбсәләмова Рәйсә Әбсәләм кызына 4 апрель көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Әбсәләмова Рәйсә 6 бала үстергән. Хәзерге көндә оныклар һәм оныкчыклар үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әбсәләмова Рәйсәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Айдар авыл җирлеге башлыгы Булат Хайруллович тәбрик итеп РФ Президенты В. Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Бүгенге көндә Тәзкирә әби кече улы гаиләсе белән бергә, кадер-хөрмәттә яши. Юбилярны 15 оныгы һәм 12 оныгының балалары сөендереп тора.
"Менделеевск яңалыклары" район газетасы битләрендә шундый исем астындагы мәкаләдә Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге беренче язгы ай һәм кварталга йомгак ясады. Март аенда 31 туу теркәлгән (81 - кварталда). Ата-аналар мондый исемнәр искә төшергәннәр: Елисей, Алена, Илья, Тимофей, Ульяна. Күп кенә ата-аналар үз балаларын Тамерлан, Энгель, Радмир, Лера, Милана дип атыйлар. Март аенда туй күлмәген 11 пар киеп карады (1 кварталда -30), 9 никах өзү рәсмиләштерелгән (29), үлем турында таныклык 33 (104) бирелгән.
Алабуга районында яшәүче Евдокия Тихоновна Каткованы юбилее уңаеннан башкарма комитет вәкиле Л.Рыбакова котлады. Евдокия Тихоновнаның тормыш юлы игътибарга лаек. Яшь кенә булуына карамастан ул сугыш елларында хезмәт армиясендә тимер юлларында эшләгән, яралы сугышчыларга булышкан. “Физик яктан да, мораль яктан да бик авыр булды”, - дип искә ала ветеран ул чорларны.
2016 елның 2 апрель Елантово авыл мәдәният Йортында алты юбилей туйларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә күп еллар бергә тормыш иткән гаилә парлары чакырылды. Бриллиант туйларын Макаровлар Иван һәм Анна билгеләп үттеләр, алтын юбилеен Александр һәм Валентина Кандаковлар гаиләсенең, сапфир туйларын Минула һәм Фидания Шәйхетдиновлар билгеләр үтте, 33 ел бергә гомер итү яисә таш туйларын Иван һәм Равиля Карчагиннар гаиләсе, энҗе юбилеен Михаил һәм Валентина Першиннар гаиләсе билгеләп узды, ә көмеш туйларын Рафик һәм Дания Гайфеевлар гаиләсе билгеләп үттеләр.
Электрон хезмәтләрне популярлаштыру йөзеннән, Алабуга ЗАГС бүлеге гражданлык хәле актларын теркәү буенча бу юнәлештәге мөмкинлекләр турында җентекләп Алабуга районы җирле газеталарына, “Алабуга онлайн” төркемендә (вконтакте) язып чыкты.
Менə 50 ел Яр буе Моркваш авылында яшəүче Ивановлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Митрофан кызы Валентина, бергə кулга-кул тотынышып, бер-берсен аңлап,хɵрмəт итеп гомер сукмакмагыннан атлыйлар. 1966 елның 2 апрелендə алар гаилə корып җибəрəлəр.
Сәламәт яшәү рәвеше безгә үзебезнең максатларга ирешергә, алда торган бурычларны чишәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итә. Шушы максаттан Саба районында төрле чаралар үткәрелеп килә. 2016 нчы елның 2 нче апрель көнендә Саба районы Спорт комплексында Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре йөзү, турникта тартылу, отжимание ясау буенча ГТО нормалары тапшырдылар.