Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Әбсәләмова Рәйсә Әбсәләм кызына 4 апрель көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Әбсәләмова Рәйсә 6 бала үстергән. Хәзерге көндә оныклар һәм оныкчыклар үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әбсәләмова Рәйсәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.