Алабуга районында яшәүче Евдокия Тихоновна Каткованы юбилее уңаеннан башкарма комитет вәкиле Л.Рыбакова котлады. Евдокия Тихоновнаның тормыш юлы игътибарга лаек. Яшь кенә булуына карамастан ул сугыш елларында хезмәт армиясендә тимер юлларында эшләгән, яралы сугышчыларга булышкан. “Физик яктан да, мораль яктан да бик авыр булды”, - дип искә ала ветеран ул чорларны.