Сәламәт яшәү рәвеше безгә үзебезнең максатларга ирешергә, алда торган бурычларны чишәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итә. Шушы максаттан Саба районында төрле чаралар үткәрелеп килә. 2016 нчы елның 2 нче апрель көнендә Саба районы Спорт комплексында Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре йөзү, турникта тартылу, отжимание ясау буенча ГТО нормалары тапшырдылар.