Бөек Ватан сугышы ветераны Ханаев Әхмәтгалим Гали улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Япония һәм Германия гаскәрләрен тармар итүдә катнашкан ветеран батырлыгы өчен күп төрле медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң күп еллар ПАТП оешмасында машина йөртүче булып әшләп лаеклы ялга чыккан. Юбилярның хезмәт стажы 46 ел.
Бүгенге көндә Әхмәтгалим Гали улы ике баласы, 4 оныгы уңышларына куанып, аларның кадер-хөрмәтендә яши.
Баулы район Советы Аппарат җитәкчесе Р.Хамидуллин юбилярны җылы котлап В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.