Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2016 елның 2 апреле, шимбә

Менə 50 ел Яр буе Моркваш  авылында яшəүче Ивановлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Митрофан кызы Валентина, бергə кулга-кул тотынышып, бер-берсен аңлап,хɵрмəт итеп гомер сукмакмагыннан атлыйлар. 1966 елның 2 апрелендə алар гаилə корып җибəрəлəр.

          Валентина тыл ветераны,гомер буе сыер савучы булып эшлəгəн, районда алдынгы урыннарны яулап, мактаулы урында булган. Башта Киров исемендəге поселекта сыерлар сауган, Александр белəн ɵйлəнешкəч "Набережный" совхозында эшлəгəн. Күп мəртəбəлəр күпьеллык намуслы хезмəтлəре өчен мактау һəм рəхмəт хатлары, Бɵек җиңү уңаеннан 40, 50, 60, 70 еллык юбилей медальлəре белəн бүлəклəнгән. Югары Ослан районы делегациясе составында Мəскəүгə авыл хуҗалыгы ярминкəсенə барган. Александр 47 ел “Түбəн Ослан МТС” ында һəм "Набережный" совхозында эшлəгəн. Ул беркайчанда эшсез утырмый, кулы алтын, буш вакыты булганда кулына гармун ала. Бу гаилə яшь буын алдында мактауга лаек һəм үрнəк булып тора.

Безнең юбилярлар искиткич өч кыз үстерделəр, алар хəзерге вакытта туган районнарында яшилəр һəм эшлилəр. Бүгенге кɵндə Ивановларның дүрт оныклары һəм дүрт оныкчыклары бар.

50 ел бергә гомер иткән Ивановлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Яр буе Моркваш авыл башкарма комитеты сəркəтибе Чулпан Сафиуллина җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары, туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International