Бу көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы булды.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге бу делегация район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда булганнан соң дүрт төркемгә бүленеп: балалар сәнгать мәктәбендә, «Акчарлак» социаль приютында, район үзәкләштерелгән китапханәсендә һәм «Дельфин» спорт комплексында «Түгәрәк өстәл» артында күп төрле социаль темага эшлекле сөйләшүләр алып бардылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов та делегация составында иде. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге дә район үзәкләштерелгән китапханәдә узган 3 площадкада актив катнашты.
Һәрбер төркем, аерым площадкаларда эшләгәннән соң, нәтиҗә чыгару өчен районыбыз мәдәният йортында җыелдылар. Пленар утырышны Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул кыскача гына районыбызның бүгенге икътисадый хәле һәм данлы үткәне белән таныштырып узды. Соңрак һәр төркемдә җитәкче булып билгеләнгәннәр «Түгәрәк өстәл» артында күтәрелгән иң әһәмиятле тәкъдим-фикерләр хакында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәхразиев та бүгенге чарабызда катнашты. Әлеге чараның һәм бүгенгесе көнне республика әтиләр Советы рәисе буларак та югары әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Йомгаклау чыгышында гаиләләрне саклап калу һәм һәрбер гаиләнең дә тулы гаиләдә тәрбияләнергә тиешлеген ассызыклар, һәрберебезне дә бу юнәлештә нәтиҗәле эшләргә чакырып калды.