Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе махсус рубрика әзерләде, анда Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең иң якты һәм күренекле тарихи мизгелләре яктыртылачак.
1966 елның 22 сентябрендә, Түбән Кама тарихында башлангыч нокта булды, эш поселогы шәһәр статусын алды. ГХАТ бюросы оештырылды.
Бүлекнең тарихы һәм үсеше турында сөйләгәндә, эшләгән кешеләре – безнең ветераннар турында да әйтмичә калдырырга мөмкин түгел.
1966 елда ГХАТ бюросы башлыгы вазыйфасын Тарасова Нина Николаевна башкарды. ГХАТ бүлегендә Нина Николаевна 1970 елга кадәр эшләде. Ул беренче гаиләне һәм Түбән Камада беренче туган баланы рәсмилләштерде.
1970 елда Түбән Кама ГХАТ бүлегенең җитәкчесе итеп Тукташева Ләлә Фатхулловна билгеләнде. Ул оператив рәвештә эшкә кереште, белем алды, законнарны, кулланмаларны укыды, аңа яңа һөнәрне үзләштерергә җиңел түгел иде. Ләлә Фатхулловна эшләгән елларда, басма машинасы белән кулландылар һәм яңа эш берәмлеген кертте.
1976 елдан ГХАТ бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Кутдусова Фирания Касимовна кабул ителде. Беренче елларда эш штаты бүлеге барлыгы ике кешедән торган. Фирания Касимовнага хәтта техперсонал вазыйфаларын да, барлык эшләрне башкарырга туры килде. Аның җитәкчелеге вакытында компьютер эшкә кертелде, «Гармония» ансамбле оештырылды, ярәшү һәм исем кушу йолалары эшләнде. ГХАТ органнарында Фирания Касимовна 32 ел эшләде. Эшендә ирешкән уңышларына «ГХАТ органнарында күрсәткән хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, «Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы, шәһәребезгә гаилә кыйммәтләрен яклауга зур өлешләрен керткән ветераннары белән горурлана.