"Алтын" юбилей

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Гаилә юбилее – тормышта иң зур вакыйгаларның берсе! Мөһим этап, гаилә елъязмасында онытылмаслык вагыйга. Һәм мондый әһәмиятле вакыйга Яшел Үзән районы Норлат авылы Салихов Вилис Габдулла улының, Римма Абдрахман кызының гаиләсендә булды.

50 ел бергә кулга кул тотынып тормыш юллары буенча авырлыкларны жиңеп бергә барганнар. Салихов Вилис Габдулла улы һәм Римма Абдрахман кызы язмыштагы катлаулы миссия үтәгәннәр, алар нык гаилә, малайлар тәрбияләп үстергәннәр, оныкларына ярдәм итәләр.
Вилис Габдулла улы һәм Римма Абдрахман кызының бөтен тормышлары хезмәттә узды. Икесе дә Норлат урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Бер генә буын укучы тәрбияләп үстермәгәннәр.
Яшел Үзән районы Норлат авыл җирлеге башлыгы рәхмәт белдереп тормыш юбилярларын котлады, лаеклы үрнәк гаилә, хикмәт һәм сабырлык, мәхәббәт, тугрылык, бер-береңә хөрмәтләре өчен рәхмэт сүзләре әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International