Чүпрәле районында ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

30 март көнне районның ЗАГС бүлегендә Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәчесенең урынбары Елена Полякова катнашында җиде гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Шушы тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җалалов, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Рафик Җалалов, шушы фондның Чүпрәледәге бүлекчә җитәкчесе Илмир Измайлов катнаштылар.

      Үз чиратында Елена Петровна чарада катнашучы гаиләләрне чын куңелдән котлап, матур тормыш теләде, алган сертификатларны кая һәм ничек кулланып булганын әйтеп үтте, тантаналы шартларда һәрбер гаиләгә аларны тапшырды да.

      Биредә катнашучы җитәкчеләребез гаиләләрне кайнар котлап аларга уңышлар теләделәр, мондый гаиләләр дәүләтебезнең ныклы нигезе икәнен азсызыкладылар. Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафынннар әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International