Түбән Каманың 50 еллыгына 50-меңенче пар

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның башыннан алып, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе «Түбән Каманың 50 еллыгына 50-меңенче пар» дигән шәһәр проектын җибәрде.

Проектның максаты туган шәһәргә мәхәббәт хисләрен формалаштыру, гаилә институтына һәм традицион гаилә кыйммәтләренә иҗтимагый игътибарны җәлеп итү, ГХАТ органнарында никахны рәсми теркәү мөһимлеген билгеләү.

ГХАТ Идарәсе белгечләре, алдан исәпләүләре буенча, юбилейлы пар  булачак агымдагы елның сентябрь аенда рәсмилләштереләчәк, бу Түбән Каманың туган көненә бүләге булыр дип көтелә.

Актлар теркәү китабының 1190 нчы номерлы астындагы язма, шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан 50-меңенче булып саналачак. 2016 елның сентябрь аенда Түбәнкамалылар шәһәребезнең юбилеен гына түгел, никахлашу Сараеның 25 яшьлек юбилеен дә  билгеләп үтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International