Сарман районы Сарайлы авылында гомер итүче Нуримөхәмәтова Минебикә Галиәхмәт кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл һәм хезмәт ветераны бер кыз тәрбияләп үстергән, бүген 5 онык, 7 оныкчыгынын шатлыклары белән яши. Минебикә апа сугыш елларында Яшел Үзән заводында, аннан соң Казахстанның Күмертау шәһәрендә шахтада эшләгән.
Аны юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге килде. Минебикә апага хәерле картлык, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләп калабыз.