Тапшыру тантанасы Россия Федерациясенең конституция көненә бәйле. Бу чарага бүген укудагы, җәмәгать эшләрендә, спортта уңышларга ирешкән 28 Лениногорск мәктәп укучысы чакырылды. Очрашуда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе башлыгы Лилия Юнысова. Иң төп документ балалар шәһәр мэры кулыннан алдылар. Барлык кунаклар да котлауларга кушылды, һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.