Туй көне гомердә иң мөһим, истәлекле һәм бәхетле көннәренең берсе

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 ел башыннан бирле 40 яңа гаилә туды, узган елның мәгълүматләре буенча 7 парга күбрәк булып чыга. Язылышу сараенда урнашкан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең символы булып торган Зур кызыл йөрәгебездә яшь парларның бер-бер артлы үзләренең исемнәре белән беркетелгән яфраклар белән тула, ә инде узган ел парларның йөрәктәге теләкләр белән беркетелгән чәчәкләр үз иясен табып баралар.

       Искәртик, план буенча яфракларның бер өлеше Шәһәр көне бәйрәме көнендә, ә икенче өлеше Яңа ел көне алдыннан Мәхәббәт агачына беркетеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International