Дус гаиләдә кеше бәхетле дә, көчле дә була

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

     Биектау муниципаль  районының Алат мәктәбендә гаилә конкурсы узды. Бәйгедә 9 гаилә: Изюмовлар, Әхмәтовлар, Хәмитовлар, Чирковлар, Хәировлар, Гаделшиннар, Хәсәновлар, Крец һәм Полевойлар катнашты. Алар үз гаиләләрен эчтәлекле итеп тәкъдим иттеләр, төрле җыр-биюләр күрсәттеләр, мастер-класслар үткәрделәр.  Жюри һәр гаиләгә объектив бәя бирде һәм 5 кыз тәрбияләп үстерүче Хәсәновлар гаиләсе Алат авылының “2016 ел гаиләсе” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International