Татарстан Республикасы порталында яңа өйләнешүчеләргә алдан никахны теркәү вакытын һәм датасын билгеләргә яки электрон гариза бирү мөмкинлеге ачылды. Бу бик уңайлы, чөнки гариза язар өчен ЗАГС бүлегенә килеп торырга кирәкми, никахны теркәү көнендә генә килергә кирәк.
Тәтеш муниципаль районында бу ярдәмне активлаштыру өчен шактый күп эшләр эшләнә, мәсәлән,ЗАГС бүлегендә әлеге ярдәм турында стендлар төзелгән, район сайтында, район газетасында һәм социаль челтәрләрдә белдерүләр урнаштырылган.
2016 елда барлык 25 гаризаның 16 сы әлеге ысул белән бирелгән.Бу юнәлештә эшләү дәвам итә.