2016 елның 26 март көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Ахметзяновлар гайләсенең бергә тормыш итүләренең «рубин» туй юбилее узды. 40 ел элек алар никахларын шәхси имзалары белән теркәде.
Сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт хөрмәтенә, Рафгат Мухтарович тормыш иптәшенә Гульүся Назиповнага рубин ташлы алтын балдак бүләген тапшырды.
Мондый истәлекле көндә никахлашу Сараенда Ахметзяновлар гайләсенең туганнары, дуслары һәм балалары җыелды. Яраткан уллары Ленар һәм кызлары Эльвира, кечкенә оныклары Саид, Айсель, Амир һәм Диана сөендерде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Рафгат Мухтарович һәм Гульүся Назиповнаны чын күңеленнән рубин юбилейлары белән котладылар һәм җылы, матур һәм бүгенге көнгә кадәр гайлә учагын саклый алганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Истәлеккә юбилярлар Түбән Кама ГХАТның яңа Почет Китабына кулларын куйдылар.
Исегезгә төшерәбез, «50 мәхәббәт юбилее» проекты кысаларында, Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан, никахлашу Сараенда туй юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә.