Язмыш сынаулары аша, Бөек Ватан сугышы кырларын үтеп, үзенең 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Мәлки авылында яшәүче бердән-бер сугыш ветераны Александров Николай Александрович бүгенге көндә котлаулар кабул итә

2016 елның 25 марты, җомга

 Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаров аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та ветеранга рәхмәтен белдерде. 

Өлкән яшьтә булуына, сугыш юлларын үтүенә карамастан, Николай Алексеевич үзен яхшы хис итә, хәтере яхшы. Сугышта күргәннәре турында гаиләсенә һәм килгән кунакларга озаклап сөйләп утырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International