Конкурста җиде абыстай катнашты. Жюри әгъзалары катнашучыларның халык алдында оста сөйләү сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде. Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләрен өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык алыштыргысыз кеше булган.
Бу чарадан ГХАТ бүлеге дә читтә калмады. Абыстайлар арасында өч баланы үстергән Гелүсә Азмухановага Рәхмәт хаты тапшырылды.