Йолдызлар тезеп үтик без сөю юлларына

2016 елның 26 марты, шимбә

2016 нче елның 26 март көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында гаиләләренең алтын, рубин туйларын уздыручы Фәрит һәм Роза Шакирҗановлар, Рафаэль һәм Халидә Сәмигуллиннар, Харис һәм Лимара Мөхәмәдиевлар, Сәүбән һәм Венера Хәмидуллиннар гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар. Тырыш хезмәт белән көн күргән, үзләре шикелле үк тырыш, үрнәк балалар үстергән, шатлыкларны да, борчуларны да уртак бүлгән, авылларында, районда үрнәк гаилә булган парларга  озын гомер, куңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген куреп, тагын озык еллар тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International