ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Миллениум радиосында  алып баручы Лена Тимофеева «Барысы да үзебезнекеләр» программасында Казан шәһәре ГХАТ идарәсе  һәм «Ышаныч» үзәге хезмәткәре белән берлектә  аерылышулар темасына сөйләшу алып бардылар. Туры эфирга күбрәк ир-атлар шалтыратты. Туры эфирда сорашулар нәтижәсендә 77% катнашучы гаиләне саклап калып була дигән нәтижәгә килделәр.

2016 елның 13 апрелендә Түбән Новгородта ел саен уздырыла торган «ITForum 2020/ИТ-Джем» Халыкара форумы старт алды.

Николай белән Лилия мәктәптә бергә укыганнар. Армия хезмәтеннән соң Николай Казан университетына укырга керә, ә Лилия мәктәпне тәмамлап комсомол юлламасы буенча төньякка китә, аннары кире кайтып эшкә урнаша. Яшьләр очраша башлыйлар.Тиздән аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә.

      2016 елның 13 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 78 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

 

Шайхмурзин Альберт һәм Марина гаиләсендә игезәк малайлар Салим һәм Эмиль дөньяга килде. Татарстан поселогында яшәүче, абый-апа булган йортта тагын ике сабый аваз салды. Тукай районы ЗАГС идарәсе бу гаиләне чын күңелдән тәбрик итә, гаилә матурлыгы, тормыш гүзәллеге, сәламәтлек, тыныч көннәр тели.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин.

Баулы районы Ташлы авылында яшәүче Гөлфия Мәгсүм кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул сугыш елларында Әтнә районында колхозда, аннан соң  интернатта тәрбияче булып эшләгән. Гөлфия апага эвакуацияләнгән латыш балаларын да тәрбияләргә туры килгән.

Тормыш иптәше Гәмбәр Мәгсүм улы белән 62 ел тату гомер итәләр, 6 бала тәрбияләгәннәр, бүгенге көндә 13 онык, 20 оныкчыкларының кадер хөрмәтендә яшиләр.

   12 апрель – Космонавтика көнендә УФМС җитәкчесе Зөлфия Ихсанова һәм ЗАГС бүлегенең баш белгече Сания Вәлиева тарафыннан 4 яшь гражданинына Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды. Паспортлар тапшырганда ата-аналары да катнашты.

Нургаян һәм Минҗиһан Казанга 18 яшьтә күчеп киләләр. Шәһәрдә янәшә генә яшилэр, шунда танышалар да. Чибәр кыз Минҗиһан яшь егет Нургаянның күңелен бик тиз яулый.

Нургаян Харисович С. П. Горбунов заводында эшли, хезмәт ветераны. Фидакарь хезмәте өчен куптөрле мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бу илебез өчен истәлекле 12 апрель көнендә "Казан" гаилә Үзәгендә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды.
Чарада Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан "Электроприбор" заводы ААҖ генераль директоры Павел Александрович Шацких катнашты. Мөхтәрәм кунак кулыннан яшьләр үзләренең беренче мөһим документ – Россия Федерациясе гражданины паспортын һәм истәлекле бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International