Миллениум радиосында алып баручы Лена Тимофеева «Барысы да үзебезнекеләр» программасында Казан шәһәре ГХАТ идарәсе һәм «Ышаныч» үзәге хезмәткәре белән берлектә аерылышулар темасына сөйләшу алып бардылар. Туры эфирга күбрәк ир-атлар шалтыратты. Туры эфирда сорашулар нәтижәсендә 77% катнашучы гаиләне саклап калып була дигән нәтижәгә килделәр.
1990 еллардан сон Россиядэ аерылушылар саны артты. Гаилә стажы 5 елдан азрак булган 38%, 10 елга кадәр булган 64% гаиләләр таркала. Казанда 100 гаиләнен 37 се таркала. Казанда узган елда 4678 гаилә таркалган, 8083 бала әти-әнисенең аерылышуын кичергән.
Аерылышуны киметү өчен Казан шәһәре ГХАТ идарәсендә «Гаиләне саклыйк» программасы эшләп килә. Программаның партнеры булып «Ышаныч» үзәге тора. Хәзерге көнгә проектта 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар.
Сезне гаилә медиациясенә чакырабыз! Дәресләр Казан ГХАТ идарәсендә һәм Идел буе бүлегендә уздырыла.