Нургаян һәм Минҗиһан Казанга 18 яшьтә күчеп киләләр. Шәһәрдә янәшә генә яшилэр, шунда танышалар да. Чибәр кыз Минҗиһан яшь егет Нургаянның күңелен бик тиз яулый.
Нургаян Харисович С. П. Горбунов заводында эшли, хезмәт ветераны. Фидакарь хезмәте өчен куптөрле мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Минзиган Муртазовнаның хезмәт стажы 26 ел тәшкил итә, шуның 16 елын ул С. П. Горбунов заводында эшләгән. Шулай ук хезмәт ветераны. Минҗиһан Муртазовна – герой ана. Ул биш баласы әнисе. Тормыш иптәше белән дүрт кыз һәм бер улы үстергәннәр. Хәзер Зариповлар гаиләсендә 8 онык, 10 оныкчык бар.
Быел юбилярлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын бөтен гаиләре белән зурлап бәйрәм иттеләр!