Баулы районы Ташлы авылында яшәүче Гөлфия Мәгсүм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Баулы районы Ташлы авылында яшәүче Гөлфия Мәгсүм кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул сугыш елларында Әтнә районында колхозда, аннан соң  интернатта тәрбияче булып эшләгән. Гөлфия апага эвакуацияләнгән латыш балаларын да тәрбияләргә туры килгән.

Тормыш иптәше Гәмбәр Мәгсүм улы белән 62 ел тату гомер итәләр, 6 бала тәрбияләгәннәр, бүгенге көндә 13 онык, 20 оныкчыкларының кадер хөрмәтендә яшиләр.

Күп санлы  котлауларга район Советы  Аппарат җитәкчесе Р.Хамидуллин, Александровка авыл җирлеге башлыгы И.Валиев та кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International