Шайхмурзин Альберт һәм Марина гаиләсендә игезәк малайлар Салим һәм Эмиль дөньяга килде. Татарстан поселогында яшәүче, абый-апа булган йортта тагын ике сабый аваз салды. Тукай районы ЗАГС идарәсе бу гаиләне чын күңелдән тәбрик итә, гаилә матурлыгы, тормыш гүзәллеге, сәламәтлек, тыныч көннәр тели.
Шунысында әйтергә кирәк, 2016 ел башыннан районда 180 бала туды, бу үткән елның шул чорына кадәр 70 балага күбрәк.