2016 елның 13 апрелендә Түбән Новгородта ел саен уздырыла торган «ITForum 2020/ИТ-Джем» Халыкара форумы старт алды.
Форумның максаты соңгы еллардагы мәгълүмати технологияләрдә булган казанышларны күрсәтү генә түгел, ә барыннан да элек дәүләт сәясәтен һәм җәмгыятьнең заманча үсеш тенденцияләрен чагылдыру.
Форум чараларында төрле мәсьәләләр карала: төбәкне мәгълүматлаштыру, электрон хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, ИТ-тармакны үстерү, ачык мәгълүматларны куллану һәм файдалану, ИТ-кадрлар әзерләү, мәгълүмати ресурсларның уңайлыгы, төрле өлкәләрдә ИТ (мәгариф, сәламәтлек саклау, ГХАТ органнары эшчәнлегендә, архив эше).
"ГХАТ органнары эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр" секциясе кысаларында Татарастан Республикасы ГХАТ Идарәсе башлыгы - Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы чыгыш ясады. Чыгышның темасы - ГХАТ органнары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләрне заманча мәгълүмати технологияләр куллану нигезендә чишү.