Бу илебез өчен истәлекле 12 апрель көнендә "Казан" гаилә Үзәгендә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды.
Чарада Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан "Электроприбор" заводы ААҖ генераль директоры Павел Александрович Шацких катнашты. Мөхтәрәм кунак кулыннан яшьләр үзләренең беренче мөһим документ – Россия Федерациясе гражданины паспортын һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Котлау сүзләре белән балаларга ТР Үзәк аэроклубы вәкиле Олег Игоревич Панов мөрәҗәгать итте: "Авиация кыюлык, ышаныч тәрбияли, тормышка җитди караш формалаштыра. Һәм бүгенге Космонавтика һәм авиация көне тагын бер кат безнең ватандашларның кыюлыгы турында искәртә!"
Чарага Казан моторлар төзү заводының элеккеге генераль директоры урынбасары Юрий Борисович Русин чакырылган иде. Ул дәүләт һәм җәмгыять алдындагы казанышлары өчен мактау ордены, хезмәт кызыл байрагы ордены һәм башка дәрәҗәле бүләкләр иясе.
Тантаналы чара ахырында барлык катнашучылар гомуми фотографиягә төштеләр. Кулларында үзләренең беренче документ — Россия гражданины паспортын тотып, балалар, сөенеч тулы күңел белән өйләренә таралдылар!